Машина йөртүчеләр зур әһәмияткә ия булмаган юл кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирмәячәк
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөртүчеләрне зур әһәмияткә ия булмаган юл кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартмаячак, әмма юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин булганнарына игътибарны арттырачак. Мисал өчен, исерек килеш рульдә йөрү.
Дәүләт автоинспекциясенең төп эшчәнлеге юл хәрәкәте өлкәсендә әллә ни әһәмиятле булмаган хокук бозуларга түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләре кылуга китерә торган хилафлыкларны кисәтүгә юнәлдереләчәк. Бу турыда ТАССка Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Анда аңлатуларынча, РФ Югары суды Пленумы карары нигезендә, формаль яктан булса да административ хокук бозу билгеләрен үз эченә алган, ләкин хокук бозу сәбәпле, китерелгән зыян иҗтимагый хокук мөнәсәбәтләренең җитди бозылуына китерми.
Мисал өчен, андый хокук бозуларга җиңел машиналарда су сиптергеч яки автомобиль тәрәзәсен юдырту корылмасы төзек булмау кертелгән.