Знарок «Ак Барс» белән килешүне имзаларга җыена
Дүшәмбе Казанда «Ак Барс» белән Олег Знарок хәлиткеч сөйләшүләр алып барырга җыена.
«Чемпионат» басмасы хәбәр иткәнчә, белгеч белән «Ак Барс»ның баш тренеры итеп билгеләү турында килешүгә ирешелгән. Контракт бер елга төзеләчәк.
Шулай ук Казан клубында Олег Знарокның ассистентлары Александр Бойков һәм Юрий Бабенко булачагы турында хәбәр ителә.