Узган елда Фәрит Мөхәммәтшин 21,8 млн сум акча эшләгән
Узган ел Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 21,8 млн сумнан артык акча эшләгән. Аның кереме, күчемсез милке һәм транспорт чаралары турындагы мәгълүмат ТР Дәүләт Советы сайтында чыкты.
Шулай ук документта Мөхәммәтшинның хатынының керемнәре китерелгән - узган ел ул 14,4 млн сум акча эшләгән. Аларның милке булып 257,1 һәм 308 кв. метр мәйданлы ике йорт, ике фатир (520,8 һәм 153,3 кв. метр), шулай ук җир кишәрлеге, гаражлар һәм автомобиль өчен урыннар теркәлгән.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшинның 1963 елгы ГАЗ-21 «Волга», 1954 елгы М-20 «Победа» һәм ике кар чанасы бар.
Искәртик, бер ел элек Фәрит Мөхәммәтшин 23 миллион сумга декларация биргән иде.