Татарстанда якынча 19 мең кеше пенсияләренең күләмен белгән
Татарстанда яшәүче 19 меңгә якын кеше Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсеннән формалаштырылган пенсияләр һәм пенсия тупланмалары күләмнәре турында актуаль мәгълүмат алды. Бу хакта бүлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре өлешендә һәм пенсия тупланмалары буенча хокуклары турында актив мәгълүмат бирә башлады. Хәбәрләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яше тулган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк», - диелгән хәбәрдә.
Россия Пенсия фондының мәгълүмат хатында республикада яшәүчеләр картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж җыярга кирәклеген, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрергә мөмкин.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, мондый мәгълүматлаштыру гражданнарга пенсия тупланмалары турында хәбәрдар булырга һәм аларны арттыру буенча адымнар ясарга мөмкинлек бирә.