Мәгариф министрлыгы: Тарих буенча дәүләт имтиханын мәҗбүри итү әлегә планлаштырылмый
Тәкъдимнәр булса да, тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри имтиханнар исемлегенә кертү әлегә планлаштырылмый.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, баштарак мәктәпләрдә тарих фәненнән тикшерү эшләре уздыру карары кабул ителгән иде.
«Тарих фәне мәҗбүри имтиханнар исемлегенә керми дип килештек, гәрчә мондый тәкъдимнәр булган иде. Тарих буенча тикшерү эшләре булачак дигән нәтиҗәгә килдек», - диде ул Җиңү Музеенда узган «Сила - в правде!» беренче мәктәп тарих форумында.
Алдарак Рособрнадзор 2022 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру графигы үзгәрмәячәк, дип хәбәр иткән иде.