Казанда югалган 12 яшьлек малайны эзлиләр
Кичә Казанда 12 яшьлек Станислав Әмирханов югалган. 18 апрельдә ул эте белән йөрергә урамга чыгып киткән һәм кире кайтмаган.
Бу хакта «Лиза Алерт« эзләү отряды хәбәр итә.
Малайның буе 144 см, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, күзләре коңгырт төстә. Зәңгәр куртка һәм кара кроссовки кигән булган.
Белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8 (800) 700-54-52.