«Дәүләт хезмәтләре»ндә айтишниклар өчен армиядән кичектерүгә гариза кабул ителә башлады
1 майга кадәр IT-компанияләрнең 18 дән 27 яшькә кадәрге хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләре порталында армиядән кичектерү өчен гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте искә төшерә.
Билгеләп үтелгәнчә, срокны аккредитацияләнгән компаниядә узган елның 1 апреленнән 2022 елның 1 апреленә кадәрге чорда кимендә 11 ай дәвамында эшләүче яки югары уку йортын тәмамланганнан соң шунда эшкә урнашкан Россия гражданнары ала.
1 июньнән соң чакырылыш комиссиясе армия хезмәтен кичектерү турында карар кабул итә башлаячак.
Билгеләп үтелгәнчә, үз IT-компаниясен аккредитацияләнүчеләр исемлегенә кертергә теләүчеләр 19 апрельдән гариза яза ала.
РФ Президенты Владимир Путин 2 мартта IT-тармак хезмәткәрләрен хәрби бурычтан, ә аларның оешмаларын - табышка салымнан азат итә торган боерыкка имза куйды. Шулай ук аларның ташламалы кредит, грант алу һәм чит ил белгечләрен гадиләштерелгән тәртиптә яллау мөмкинлеге бар.
Элегрәк «Дәүләт хезмәте» порталында IT-компанияләр өчен грантлар алуга алдан гариза язу формасы барлыкка килде.