Түбән Камада депутатлар төзекләндерү объектларын карады
Депутатлар Түбән Камада «Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру» федераль проекты һәм «Шәһәр мохите» партия проекты буенча төзекләндерелгән объектларга чыгып, күчмә киңәшмә үткәрде. Беренче чиратта, алар Җиңү монументында булды. Биредә программа кысаларында Түбән Кама геройларына – 5 Дан орденының тулы кавалерына һәм 5 Советлар Союзы героена 10 сын куелган иде. Мәйданның тагын бер яңалыгы - электрон Хәтер китабы. Биредәге интерактив җайланма ярдәмендә һәр кеше үз туганы турында архив мәгълүматын таба ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Депутатлар Кайманов урамында драма театры янындагы һәйкәлне дә карадылар. Билгеле булганча, биредә Туфан Миңнуллин әсәре геройларына багышланган һәйкәл куелды. Бронза сынның биеклеге – ике метрдан артык. Күчмә киңәшмә экстрим-паркта дәвам итте. Биредә скейт-парк, памп-трек, воркаут өчен мәйданчык, күзәтү зонасы, велороллер трассасы, тамашачылар һәм спортчылар өчен күпфункцияле ял зонасы бар. Парк өчен җиһазлар – эскәмияләр, урындыклар – эшкәртелгән пластиктан ясалган. Депутатлар Яшьлек урамындагы яңа скверда да булды. Бу урын скейтбордларда, самокатларда йөрүче балалар арасында популяр. Әмма иҗтимагый киңлек шактый тәртипсез хәлдә, чөнки ТКХ хезмәткәрләре аны җыештырырга өлгерми. «Әлбәттә, иң мөһиме - төзү генә түгел, хәзер иң әһәмиятлесе - барысын да саклап калу. Һәм бу күбесенчә үзебездән тора. Безнең комиссия ачыклаган җитешсезлекләрне район башкарма комитетына юлладык. Әмма тагын бер кат әйтәсем килә: без, кадерле дуслар, парк һәм скверларны, алар киләчәктә дә безне, кунакларны сөендерсен өчен, бергәләп саклыйк!» - дип яза «Вконтакте»дагы сәхифәсендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.