Оренбургта «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы ифтарда катнашты
Оренбург өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы әгъзалары ифтарда катнашты. Ифтар татар рестораны каршындагы мәйданда үтте. Бәйрәм кунакларның матур чыгышлары, котлаулары белән үрелеп барды. Башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар да билгеләделәр. Оештыручылар – Альбина белән Фаил Әбсәламовлар.
Ифтарның географиясе киңәя бара. Мәҗелестә 12 районнан килгән «Ак калфак» хатын – кызлар оешмасы җитәкчеләре һәм аларның әгъзалары, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре белән дин әһелләре катнашты. Иң элек башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, бүләкләр тапшырдылар. Бу турыда «Бөтендөнья татар конгрессы» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сарыкташ районының «Ак калфак» оешма бүлекчәсе дистәгә якын татар авылларын берләштерә. Бу иң саллы бүлекчәләрнең берсе. Аларның төбәкне өйрәнүчеләр белән уртак проектлары да бар. Җитәкчеләре – Розалия Таҗетдинова.
Татарстаннан читтә яшәп тә, авылның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу теләге зур көч сорый. Шуны истә тотып, Сарыкташ районы хатын – кызлары татар авылларының тарихлары турында аерым китаплар булдырмакчы. Бу юнәлеш башында төбәкне өйрәнүче Әлмира Омарова тора. Ул Россия күләмендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы әгъзасы.
Оренбург өлкәсендә «Ак калфак»ның 17нче бүлекчәсе ике ел элек Ялчыкай авылында оешты. Сафлары арта бара һәм барлык эшләргә тагын дини юнәлеш тә өстәлгән. Җитәкчеләре Лилия Батыршина: бу яңа оешма – Ялчыкай авылы татарлары өчен күп эшләргә этәргеч булды дип сөйләде. Изге айда үз теләкләрен Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов да җиткерде.
Табын мул итеп әзерләнгән, җиләк-җимеш,төрле хәләл ризыклар барысына да җитәрлек булды. «Ак калфак» хатын – кызлар оешмасы вәкилләре киләсе очрашуны – Рамазан гаетен, һәркем үз авылында каршы алырга планлаштыра.