29 апрельдән Мәскәү һәм Петербург арасында янә «Нева экспрессы» поезды йөри башлаячак
29 апрельдә Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында янә 747/748нче «Нева экспрессы» тиз йөрешле поезды хәрәкәт итә башлаячак. Ул Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Россия тимер юлларының матбугат хезмәте.
Поезд 10 майга кадәр, 7 майдан тыш, махсус расписание буенча хәрәкәт итәчәк. Әйтик, состав Санкт-Петербургтан 5.40 сәгатьтә кузгалып китеп, 9.47 сәгатьтә Мәскәүгә килеп җитәчәк. Мәскәүдән исә 13.30 сәгатьтә юлга чыгып, 17.34 сәгатьтә Петербургта булачак.
«Нева экспрессы» поездының алдагы расписаниесе соңрак билгеле булыр дип көтелә.
Россия тимер юлларында аңлатуларынча, поезд моңа кадәр капиталь ремонтта булган. Ремонт барышында чит ил комплектлау җиһазлары Россиянекенә алыштырылган, тәрәзә, ишекләре, утыргыч тышлыклары һәм башка детальләре яңартылган.