РФ Президенты «Россия Югары судына 100 ел» медален гамәлгә куйды
Россиядә РФ Югары судының 100 еллыгына багышланган яңа юбилей медале гамәлгә куелды. Рәсми хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән шул хактагы указны бүген РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
«Россия Югары Судының 100 еллыгын билгеләп үтү йөзеннән, РФ суд системасының законның өстенлеген тәэмин итүдә, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклаудагы әһәмиятле ролен танып, карар бирәм: «Россия Югары Судына 100 ел» юбилей медален гамәлгә куярга», - диелә текстта.
Бүләкләү тәртибен һәм кагыйдәләрен РФ Югары суды рәисе билгеләячәк. Россия Президенты исеменнән бүләкләрне дә ул тапшырачак.
Юбилей медале җиздән эшләнер дип көтелә. Аның бер ягында – гадел хөкем алиһәсе – Фемида, ә икенчесендә Югары суд эмблемасы сурәтләнәчәк.