Түбән Камада полицейский тоткарланган ир-атны кыйнаганнан соң тикшерү үткәрелә
Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә, полицейский кыйнау сәбәпле, Түбән Камада яшәүче ир-атның җенес органнары зыян күрүе турында мәгълүмат чыкты.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрнең үз вәкаләтләрен арттыру факты буенча тикшерү үткәрә.
Ачыкланганча, хокук сакчысы полиция бүлегендә вак-төяк хулиганлык өчен тоткарланган ир-атны кыйнап ташлаган.
«Хезмәткәрнең гаебе ачыкланган очракта, ул эчке эшләр органнарыннан җибәреләчәк һәм закон тәртибендә билгеләнгән җәзага тартылачак», - дип ачыклык керттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.