Алексей Песошин: Предприятиеләр өзлексез эшләсен өчен импортны алмаштыру мөһим
Республика предприятиеләре чит ил авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмаларына тиңдәш булган 2 мең төрле деталь җитештерүне көйләгән.
Татарстан предприятиеләре өзлексез эшләсен өчен импортны алмаштыру мөһим роль уйный. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы утырышында республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисабында әйтте.
«Соңгы ике елда дәүләт һәм муниципаль оешма ихтыяҗлары өчен сатып алынган әйберләрнең 21 проценты – башка илләрдән. Импортны алмаштыру өчен республика маркетинг үзәге базасында махсус тәкъдимнәр каталогы булдырылган. Россия һәм Татарстан җитештерүчеләреннән 100 мең төрле аналог товарлары кертелгән», - диде Хөкүмәт рәисе.
Ул импорт продукциясенә анализ яңа производство җирлекләрен булдырырга ярдәм иткәнен әйтте. Республика предприятиеләре чит ил авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмаларына тиңдәш булган 2 мең төрле деталь җитештерүне көйләгән.
Нефть химиясенең өстенлекле юнәлешләре арасында этилен, каучук, синтетик сумалалар һәм башка продуктлар җитештерү җайга салынган.
«»Татнефть» предприятиесе һәм КНИТУ-КХТИ арасында импортны алмаштыру продуктларын эшләү буенча хезмәттәшлеккә нигез салынган. Җиде альтернатив җитештерүче һәм дүрт технология тәкъдим ителгән. «Түбән Кама нефтехим» үзенең фәнни-техник базасында импортны алмаштыру компонентларын эшләү белән шөгыльләнә», - диде Алексей Песошин.
Ул предприятиеләргә төрле ярдәм чаралары каралганын искәртте. Ташламалы кредитларга сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы секторындагы 15 оешма мөрәҗәгать иткән.