Ульяновск шәһәрендә «Ак калфак» хатын-кызлары мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде
Ульяновск шәһәренең шәһәренең «1 нче мәхәллә» мәчетендә Ислам динен җәелдерү максатыннан «Ак калфак» кызлары милли гореф-гадәтләрне яңартып, мөнәҗәтләр кичәсе үткәрде. Җыелып җәмәгать белән ифтар мәҗлесләре үткәрү Ульяновск өлкәсе мәчетләрендә традициягә керде.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җирле «Ак калфак» оешмасы рәисе җитәкчелегендә ханымнар Коръән Кәримнән дога укыганнан соң моңлы мөнәҗәтләр әйтте.