Актанышның яшь талантлары Түбән Камада «Йолдызлар балкышы» концертын тәкъдим итте
19 апрельдә Актаныш талантлары Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында чыгыш ясады. «Йолдызлар балкышы»н кадет-интернат мәктәбенең барабанчылар ансамбле башлап җибәрде. Патриотик рухтагы аһәңнәр алдан ук концертның туган илгә, туган җиребезгә, туган телгә, газиз әти-әнигә мәхәббәткә сугарылган икәнлеген искәртте.
Еллар дәвамында зур тәҗрибә туплаган остазлар тәрбияләгән сәнгать җимешләре - Халыкара, Төбәкара, республикакүләм конкурслар җиңүчеләре булган «Ак инеш», «Хәзинә», «Шатлык» бию ансамбльләре, «Тамчы», «Лачыннар», «Ак нур», «Умырзая» вокаль ансамбльләре, төрле жанрда аерым башкаручылар искиткеч зәвыкле, тәрбияви концерт программасы күрсәтте. Бу турыда «Актаныш таңнары» хәбәр итә.
Түбән Камадагы Актаныш якташлар берлеге җитәкчесе Фирдәвис Ханов мондый очрашуларны ешрак үткәрергә чакырды. Актаныш районы талантларының иҗат концертлары һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла. Икенчедән, туган яктан читтә яшәүчеләргә бу иҗади очрашулар һава кебек кирәк: туган як сулышын тою, туган якның уңышлары белән горурлану, гаме-яме яшәргә дәрт, дәрман бирә.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов «Йолдызлар балкышы» кебек концертлар районда бары җитәкчеләр туган телне, моңны, милли сәнгатьне саклаганда гына барлыкка килә дип билгеләп үтте.
«Йөргән таш шомара, балалар төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап, тамашачыларның алкышларын күреп тагы да үсә, тырышыбрак җырлый, бии башлый. Шуңа да йолдызларыбызны сезгә алып килдек», - дип тамашачыларга рәхмәт әйтте Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
Концерт башланганчы Халыклар иҗаты йорты фойесында районның яшь эшмәкәрләре эшчәнлеге белән таныштырга мөмкин иде. Сату-күргәзмәдә Актаныш брендына әверелгән икмәк-кондитер эшләнмәләре, кош теле, чәкчәк, казылык, шулай ук кул эшләре тәкъдим ителде.
Шулай ук талантлы яшьләребезнең берсе - профессиональ фотограф Таңсылу Галимованың гүзәл затларга багышланган фотокүргәзмәсе эшләде. Биредә төрки халыкларга хас киемнәр кигән гүзәлләр белән фотозонада рәсемгә төшү оештырылды. Күргәзмәнең авторы Таңсылу Энгель кызы үзе үк фотога истәлекле мизгелләрне мәңгеләштерде.