Татарстанда Covid-19 белән авырулар саны атна эчендә 4,2 процентка кимегән
Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Соңгы җиде көн эчендә ул 4,2 процентка төшкән. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта хәбәр итте.
«Без медицина оешмаларының планлы эш режимына күчтек диярлек, әмма барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне, шул исәптән гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә үтәргә кирәк», – дип, Татарстан җитәкчесе вируска каршы вакцинациянең мөһим булуын кабат искәртеп үтте.