«Хатлар йорты» Рамазан аенда открыткалар җибәреп, изге гамәл кылырга чакыра
«Бер белмәгән кешегә яки аз белгән кешеләргә дә открытка биреп, кешеләрнең араларын якынайтып, күркәм гамәл кылып була», - диде Энҗе Садыйкова.
Татарча хатлар ясаучы Энҗе Садыйкова Рамазан аенда «Хатлар йорты»нда изге айга багышлап чыккан махсус сериядәге открыткаларны бер-береңә җибәреп, савап кылырга чакыра.
«Открытка җибәреп кешене сөендерү - төрле матди хәлдә, төрле вазгыятьтә булган һәр кеше кулыннан килә торган әйбер. Тәбрикләмәне танышларга, дусларга, туганнарга, чит төбәкләрдә яшәгән кешеләргә җибәреп була. Изге гамәл – ифтарлар уздыру гына түгел, ул кешенең күңелен җылы сүзләр белән җылыту да», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Энҗе Садыйкова әйтүенчә, бер-береңә тәбрикләмә җибәрү кешене сөендерә. «Ифтарлар уздырган вакытта да хатларны таратырга мөмкин. Открытканы бездә белгән кешегә генә бүләк итү киң таралган. Бер белмәгән кешегә яки аз белгән кешеләргә дә открытка биреп, кешеләрнең араларын якынайтып, мөнәсәбәтләрен җылытып, күркәм гамәл кылып, изге эш эшләп була. Ул бик зур савап. Кешегә сәлам бирү дә зур савап», - дип саный ул.
«Хатлар йортында» сигез открыткадан торган «Рамазан» сериясе узган ел чыккан булган. Аны Сарман рәссамы Алия Йосыпова иҗат иткән. «Максатыбыз – открыткаларны татар колориты белән эшләү иде. Без открыткаларны биш төрле бер белмәгән кешеләргә, яки ифтар вакытында бүләк итеп бирергә була», - диде ул.
«Хатлар йорты» проекты исеменнән милләттәшләрнең, дусларның исләренә төшерәсебез килде: изге айда изге гамәлләр эшләү күркәм санала, кеше ифтарлар уздырырга, сәдакалар тапшырырга тырыша, ярдәм йөзеннән гамәлләр кылырга тырышалар. Открытка бүләк итү дә саваплы гамәл булып санала», - диде Энҗе Садыйкова.