Рөстәм Миңнеханов төрекмән алабае көне уңаеннан Акдусның фотосын урнаштырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Акдус кушаматлы этенең фотосын урнаштырды. Президент искәрткәнчә, бүген төрекмән алабае көне билгеләп үтелә.
«Бүген Акдусның бәйрәме – төрекмән алабае көне!» - дип язган республика Президенты фото астына. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Төрекмәнстанда шулай ук төрекмән чабышкысы көне дә билгеләп үтелә.
Акдус Казанда калды, Татарстан Президенты исә аның Ватанына – Төрекмәнстанга юл тотты.
Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.
ТР Президенты үз сәхифәсенә язылучыларны Акдусның фото һәм видеолары белән әледән-әле куандырып тора. Әйтик, гыйнвар аенда ул этнең карда уйнавы сурәтләнгән видео урнаштырды.