Чаллыда күпер астында елгада ир-ат гәүдәсен күргән шаһитлар коткаручыларны чакырткан
Чаллыда шаһитлар күпер астында елгада су өстенә калкып чыккан кеше гәүдәсен күреп алган, шунда ук коткаручылар һәм полицейскийларны чакыртканнар. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның Автокаладагы үз хәбәрчесе аша билгеле булды.
Урынга килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атның мәетен судан чыгарган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.