Новосибирскида «Безнең Тукай» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак
24 апрельдә Новосибирскида «Безнең Тукай» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны алып баручылар – Людмила Гыйндуллина һәм Ренат Яһудин бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлындагы төп моментлар, әле дә булса илебезнең иҗади һәм мәдәни тормышына йогынты ясаучы бай мирасы хакында сөйләячәк.
Программа кысаларында шулай ук Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак, «Мирас» ансамбле «Туган тел» җырын башкарачак, Балалар татар сәнгате студиясенә йөрүчеләр исә шигырьләр сөйләячәк.
Чара Новосибирскиның Татар мәдәнияте йортында уза.