Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе вазифасына кандидатлар сайлау таләпләре билгеләнде
Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазифасына кандидатлар сайлау тәләпләре билгеләде. Аларны Төмән өлкәсендә яшәүче мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсе чираттагы съезды алдыннан кабул итте. Россия Мөфтиләр шурасы шул хакта хәбәр итте.
Кабул ителгән нигезләмә нигезендә, түбәндәге таләпләр үтәлгән гражданнар Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазифасына кандидатурасын тәкъдим итә ала
- гариза бирү вакытына кадәр кимендә биш ел дәвамында Төмән өлкәсе территориясендә даими яшәү;
- гариза биргән вакытка биш елдан да ким булмаган вакыт дәверендә җирле мөселман дини оешмаларының берсендә имам һәм рәис вазифасында булу.
Әлеге дини оешмалар Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте структурасына кергән үзәкләштерелгән дини оешма булу зарур.
Моннан тыш, Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә теләгән кеше 2022 елның 15 маена кадәр идарә җитәкчелегенә документларын тәкъдим итәргә тиеш.