Татарстанда ике автомобиль катнашындагы һәлакәттә өч кеше имгәнгән
Бүген көндез республиканың Теләче районы Казан-Шәмәрдән юлының 77нче чакрымында «Лада Приора» һәм «Калина» автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Калина» юл кырыена төшеп киткән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәттә өч кеше - «Калина» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук «Приора» йөртүчесе имгәнгән
Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә алып киткәннәр.