Пекиндагы Олимпиаданың Татарстан призерларына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Россия җыелма командасы составында Пекинда Кышкы Олимпия уеннарының Татарстан призерлары «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен алды. Кремльдә спортчыларны РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин бүләкләде.
Чаңгыда трамплиннан сикерүче Данил Садриев һәм хоккейчы Тимур Билялов I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медальләре белән бүлкәләнде.
Олимпиадада бронза медаль алучылар сноубордист Вик Уайлд һәм фигуралы шуучы Евгения Тарасова II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасында Татарстан спортчылары шулай ук Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.
2022 елда кышкы уеннар 4-20 февраль көннәрендә Пекинда узды. Россия Олимпия җыелма командасы 6 алтын, 12 көмеш һәм 14 бронза медаль яулап, тугызынчы урынны алды.