Иртәгә Татарстанда томан, яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Иртәгә Татарстан территориясендә томан, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә.
Төнлә һәм иртән Татарстанда, шулай ук Казанда да томан төшәчәк, төнлә һәм көндез явым-төшем фаразлана. Шулай ук республикада җил төнлә секундына 15-17 метр һәм көндез 15-20 метр тизлектә исәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, ә көндез +17..+22 градуска кадәр җылытачак.