Әгерҗе хастаханәсендә игелек акциясе вакытында 20 литр донор каны тапшырылды
Кан алу пункты эшләгән көнне Әгерҗе район үзәк хастаханәсендә 20 литр донор каны тапшырылды. Чаллы шәһәре филиалы хезмәткәрләре Әгерҗе районы донорларын кабул итте. Барлыгы 44 кеше кан бирде, шуларның 12се район хастаханәсе хезмәткәре.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кабул итү пунктына район башлыгы Азат Вәлиев һәм Әгерҗе хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников килеп китте.
Район башлыгы, Әгерҗе районы Үзәк хастаханәсенең баш табибы, хезмәткәрләре Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураевка әлеге акцияне уздырган өчен рәхмәт белдерде.