Радий Хәбиров: «Уфа – Казан» төнге поезды киләсе елда йөри башлаячак
«Уфа – Казан» тиз йөрешле поезды киләсе елда пассажирларга хезмәт күрсәтә башлар дип көтелә. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта ufacitynews.ru сайты хәбәр итә.
Хәбиров билгеләп үткәнчә, әлеге проектны әзерләү дәвам итә. Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев проектка 31 гыйнварда старт биреләчәген әйтте.
Ул билгеләп үткәнчә, экспресс-рейс Уфадан Казанга 15 сәгать эчендә килеп җитәчәк, алга таба бу вакыт 12 сәгатькә калачак. Поезд кич Уфадан кузгалып, иртән Казанга килеп җитәр дип көтелә.
Элегрәк аның юлда булу вакыты 21 сәгатьтә тәшкил иткән һәм ул маршрутка ихтыяҗ булмау сәбәпле ябылган иде.