Май бәйрәмнәренә Татарстан кунакханәләренең барлык номерларына диярлек бронь ясалган
Татарстанга май бәйрәмнәренә туристлар күп килер дип көтелә. Хәзерге вакытта май ялларының беренче чорына - 1 майдан 3 майга кадәр республика кунакханәләренең номер фондының 100 процентына бронь ясалган, дип хәбәр итте Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
«Май бәйрәмнәренең икенче өлешендә – 7-10 май көннәрендә 80-85 процент номерларга бронь салынган», - дип белдерде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
«Без бик күп туристлар көтәбез. Май бәйрәмнәре – безнең илдә җылы чорда эчке туризмның беренче шаукымы. Күпләрнең кая да булса җыенуына, шул исәптән Татарстанга да барырга әзерләнүенә ышанам», – диде ул.
Ул республикада ял итүнең төрле вариантлары турында сөйләде. Алар арасында уңайлы кунакханәләр, шулай ук глэмпинглар, круиз лайнерлары, Татарстан районнары буйлап сәяхәтләр һ.б. бар.
Иванов Татарстаннан Санкт-Петербургка барып була торган яңа чартер туристик программаны аерым сөйләп үтте.
«Быел Казанга Санкт-Петербургтан чартер рейслар ачыла. Беренче рейс 29 апрельдә булачак. Алар шулай ук май бәйрәмнәренә планлаштырылган. Самолетлар, ким дигәндә, июнь уртасына кадәр атнага ике тапкыр очачак. Беренче рейска йөкләнеш 100 процент тәшкил итә. Без бу чартер әйләнешен сентябрьгә, бәлки октябрьгә кадәр озайта алырбыз дип ышанабыз», – дип хәбәр итте Иванов.
Аның сүзләренчә, әлеге программага очыш, кунакханәгә урнашу, туклану, трансфер һәм экскурсияләр дә керә.