«Су анасы» скульптурасы ремонттан соң Бауман урамына кайтарылды
Казанда вандаллар ваткан «Су Анасы» скульптурасын Бауман урамындагы элеккеге урынына кайтарганнар. Таш сынны төзекләндерү өчен алып киткәннәр иде. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында белдерделәр.
Фонтан 1998 елда ачылган. Аның проектын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Башмаков ясады. Декабрь азагында билгесез затлар скульптураны җимереп ташлаган иде. Вандалларны эзләү дәвам итә.