Путин пенсия, пособие, бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләү турында белдерде
Якын арада пенсияләрне һәм социаль түләүләрне арттыру буенча карарлар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашуда белдерде.
«Якын арада пенсияләрне, барлык социаль пособиеләрне, шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хакларын индексацияләү буенча да конкрет карарлар кабул ителәчәген билгеләп үтәсем килә», – дип яза ТАСС дәүләт башлыгы сүзләрен.
Президент парламентарийларга барлык хокукый механизмнарны һәм кирәкле төзәтмәләрне җентекләп эшләргә кушты.