28 апрельдә Казанда җылылык бирү сезоны тәмамлана
Казанда җылылык бирү сезоны 28 апрельдә тәмамланачак. Әлеге карарны шәһәрнең Башкарма комитетында имзаладылар, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.
Бу сезонда Казан йортларына җылылыкны 2021 елның 16 сентябрендә җибәрделәр. Социаль объектларга җылылык бирү иртәрәк башланды. Андый биналар махсус заявкалар нигезендә алданрак җылытылды.
Ә былтыр республика башкаласында җылылык бирү сезоны 30 апрельдән тәмамланган иде.