Мәскәүдә Ураза гаете көнендә бәйрәм намазы өч мәчеттә үтәчәк
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте 2022 елның 2 маенда – Ураза гаете көнендә бәйрәм намазлары узачак Мәскәү мәчетләре исемлеген чыгарды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Бәйрәм намазы 07:00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә (Тынычлык проспекты, Выползов тыкрыгы, 7) башлана.
08:00 сәгатьтә Тарихи мәчеттә (Зур Татар урамы, 28 - 1).
6:30 сәгатьтә Поклонная тавындагы «Шухада» мемориаль мәчетендә (Минская урамы, 2Б).
Моннан тыш, Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте белән берлектә, Ураза гаетен бәйрәм итү өчен 40 мәйданчык тәкъдим итә. Чаралар 08:00 сәгатьтә башлана. Әлеге урыннарның адреслары белән Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында (www.dummo.ru) танышырга мөмкин.
Мәскәү җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазында катнашырга теләүчеләргә «Сухаревская», «Достоевская», «Комсомольская», «Цветной бульвар», «Трубная» кебек метро станцияләреннән файдаланырга тәкъдим итәләр. Маршрутның ике ахырына да метро билетларын алдан сатып алырга һәм мәчетләргә барганда полиция хезмәткәрләре һәм волонтерларның күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.