Мәскәүдә «Хәкимов клубы» оешты
Россия Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатик академиясенең Актуаль халыкара проблемалар институтында «Хәкимов клубы»н тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Клуб - якын Көнчыгышка ил дипломатиясен алга сөрүнең гомуми идеясе белән берләшкән профессиональ дипломатлар, гарәп дөньясын өйрәнүчеләр, Көнчыгышны өйрәнүчеләр һәм журналистларның эксперт мәйданчыгы.
Презентациядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
Клуб совет дипломаты, совет Россиясенең гарәп илләрендә беренче вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимов (1892-1938) исемен йөртә. Кәрим Хәкимов Советлар Союзының гарәп-фарсы дөньясы белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертте.
Кәрим Хәкимов турында китап авторы, Совет һәм Россия дипломаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров презентациянең модераторы булды.
Тәкъдим итүдә шулай ук Россия фәннәр академиясе академигы, Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты президенты Виталий Наумкин, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты Халыкара тикшеренүләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов, Россия Мөфтиләр шурасы Рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Россия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, көнчыгыш белгечләре, политологлар һәм журналистлар катнашты.
«Хәкимов клубы» рәисе итеп Олег Озеровны сайладылар. Клубның башкарма директоры итеп журналист Радик Әмиров сайланды.