Фирганә университетында Тукайга багышланган кичә узды
27 апрельдә Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе татар милли-мәдәни үзәге Фирганә дәүләт университетында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган музыкаль-шигъри кичә үткәрде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Концертта шагыйрьнең шигырьләре рус һәм татар телләрендә яңгырады. Студентларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында фильм күрсәтелде. «Күбәләгем» ансамбле чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.