Богородское авылында «Сәфәр» мәчетенә ярымай куелды
Бүген Питрәч районының Богородское авылындагы «Сәфәр» мәчетендә ярымай кую тантанасы узды. Муниципалитет администрациясендә «Татар-информ» агентлыгына шул турыда хәбәр иттеләр.
Бәйрәм кичке намазга кадәр бер сәгать алдан оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр өчен интерактивлар, төрле викториналар, конкурслар узган, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Фото: © Питрәч районы матбугат хезмәте
Чараның рәсми өлеше Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Намазны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов укыды.
Тантанада катнашучыларга Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, районның имам-мөхтәсибе Габбәс Шляпошников, «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесенең урынбасары Илдар Хәйбуллин һәм башкалар мөрәҗәгать итте. Аннары манарага ярымай куелды, мәчет эчендә өйлә намазы укылды. Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.
Фото: © Питрәч районы матбугат хезмәте
«Татар-информ» агентлыгына төзелешнең кураторы мәчетне Корбан гаетенә ачарга җыенулары турында әйтте. Бинада эчке эшләрне – идән һәм диварларны эшкәртеп бетерәсе калган. Моның өчен 3 миллион сум тирәсе акча кирәк.