Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингының беренче бишлегенә керде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Илкүләм рейтинг»та Россиянең иң яхшы губернаторлары бишлегенә керде. Исемлек 2022 елның март-апрель айлары өчен төзелгән. Рөстәм Миңнеханов анда дүртенче урында тора. Татарстан җитәкчесенең исеме Чечня, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе башлыклары исемнәреннән соң язылган.
Экспертлар Рөстәм Миңнехановның казанышлары арасында аның Россиягә каршы санкция басымы нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән эшен билгеләп үткән. Татарстанда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен оператив штаб төзелгән, предприятиеләргә ярдәм итү һәм халыкны беренче чиратта кирәк булган товарлар белән тәэмин итү планы кертелгән.
Шулай ук рейтинг экспертларының берсе – «Санкт-Петербург» телеканалының генераль директоры Александр Малькевич республика Президентының бөтен дөнья буйлап яңа партнерлар эзләү эшен дә искә алган. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкы белән турыдан-туры элемтәдә тору өчен Telegram мессенджерына җайлы гына күчүен дә билгеләп үтә.
Рейтингта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров беренче урында. Аннан соң исемлектә Мәскәү мэры Сергей Собянин килә. Өченче урында – Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев. Беренче бишлекне Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко яба.
«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге аңлатуынча, «Губернаторларның илкүләм рейтингы» читтән торып анкета тутыру, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләрен читтән торып һәм турыдан-туры сораштырулар нигезендә төзелә.