Эльвира Нәбиуллина хезмәт базарындагы вазгыятьне бәяләде
РФ хезмәт базарындагы вазгыять шактый тыныч, әмма киләчәктә мәшгульлек структурасы географик һәм структур рәвештә үзгәрәчәк, дип саный Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хезмәт базарындагы вазгыять әлегә шактый тыныч. Быелның мартына эшсезлек дәрәҗәсе кимеде һәм хәзерге вакытта хезмәт базары, нигездә, чираттагы яллар, тулы булмаган эш көне, премияләрне кыскарту кебек механизмнар аша көйләнә», - дип хәбәр итте Нәбиуллина матбугат конференциясендә.
Әмма икътисадны трансформацияләү хезмәт базары алдына яңа бурычлар куя һәм мәшгульлек структурасы да үзгәрәчәк, дип сүзен дәвам итте ул. «Хезмәт ресурсларын яңача бүлү дә (тармаклар һәм һөнәрләр арасында да, географик яктан да) таләп ителергә мөмкин», - дип өстәде ул.
«Без әлеге процессларның икътисадны структур яктан үзгәртеп кору темпларына, димәк, инфляция процессларына да ничек йогынты ясаячагын бәяләячәкбез», - дип хәбәр итте Үзәк Банк башлыгы.