Шамил Садыйков: «Тәртип»нең яңа елына аяк бастык!
«Тәртип» радиосы 8 еллык юбилеен бәйрәм итә.
«Тәртип» радиосы эфирга чыкканга 8 ел булды. Шул уңайдан, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков радио коллективын һәм тыңлаучыларны котлады.
«Тәртип» радиосын ихластан чираттагы туган көне белән тәбриклим!
«Тәртип» халык арасында популярлык яулаган искиткеч эчтәлекле, ретро җырларга үрелеп баручы радио. Соңгы елда иртәнге эфирлар эшли башлау да радионың эчтәлеген баетты. Аннан кала «Тәртип» бик күп иҗтимагый проектларда һәрдаим катнашып килә. Алар арасында: «Әниләр марафоны», «Татар азаны» һ.б.
Әлеге радионың шигаре дә: «Тәртипле халык югалмый! Татар тәртипсез була алмый!»
Радионы махсус кушымта аша йөкләп тыңлаучылар саны арта. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә һәрдаим «Тәртип»не тыңлап бара. Бу тагын бер кат халык арасында популярлык казану һәм тамашачы тугрылыгы хакында сөйли.
«Тәртип»нең яңа елына аяк бастык! Коллективка яңа идеяләр, мәгънәле тапшырулар, тугры радиотыңлаучылар телим! Иң изге теләкләр белән, Шамил Садыйков», – диелә котлауда.