Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында скверда агачлар утыртты. «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы сквердада барлыгы утызга якын агач – карагай, тирәк, миләш һәм чыршы утыртылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Президенты белән бергә үсентеләр утыртуда Казан предприятиеләре хезмәткәрләре, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте әгъзалары да катнашты.
Моннан тыш, биредә Рөстәм Миңнехановка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы проектын тәкъдим иттеләр.
- «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2022 елның 18 мартында старт алды. Ул «Хәтер бакчасы» АКБО, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды тарафыннан РФ Мәгариф министрлыгы, РФ табигый байлыклар министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән «Экология»милли проекты кысаларында оештырылды.
- Акция кысаларында бөтен ил буенча 22 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту планлаштырыла.