Татарстан Президенты: Бүген яхшы уңыш алу өчен барысын да эшләү мөһим
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү һәм язгы кыр эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген чәчү эшләрен сыйфатлы башкару өчен барлык кирәкле ресурслар бар.
«Төп юнәлешләр буенча субсидияләр авыл хуҗалыгы предприятиеләренә максималь дәрәҗәдә җиткерелгән. Алар, барыннан да элек, минераль ашламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары сатып алуга һәм механизмнар һәм агрегатларның әзерлегенә бәйле барлык нәрсәләргә юнәлдерелергә тиеш», - диде ул.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, республика агросәнәгать комплексы өчен барлык сезонлы эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп башкарырга кирәк булган чор җитте. «Бүген яхшы уңыш алу өчен барысын да эшләү мөһим. Әлегә перспектива начар түгел: дым, уҗымнарның торышы. Яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Министр хәбәр иткәнчә, язгы кыр эшләре республиканың барлык районнарында да башланган. Бүгенге көндә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 606 мең га башкарылган – бу планның 68 проценты. Тырмалауны 2,8 млн. га мәйданда башкарырга кирәк, бүгенге көнгә 1,1 млн.га – 39 проценты башкарылган.
Минераль ашламалар туплау дәвам итә. Шул ук вакытта Әгерҗе районы – 29,3 кг д.в./га, Баулы районы – 36,3 кг д. в./га, Чирмешән районы – 36,4 кг д. в./га, Марат Җәббаров минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын максатчан кулланырга өндәде.
Гомумән алганда, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 4,1 млрд. сум бюджет акчасы җиткерелгән. Шулардан 1,7 млрд. сумы - игенчелеккә, 1,4 млрд. – терлекчелеккә, 458,2 млн. – техникага, 252,6 млн. – кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, 257,1 млн. - башка юнәлешләр буенча.
Төньяк районнардан тыш, бөтен җирдә диярлек сабан культуралары чәчүгә керешкәннәр. Агымдагы елда 1,8 млн. га мәйданда чәчәргә кирәк. Республиканың 34 районында 86 мең га мәйданда (5%) чәчү эшләре башкарылган.