Самара өлкәсендә Сәләй Вәгыйзов музеенда Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр
Самара өлкәсендә Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей-йортта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.
Байтуган авылы мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары җитәкчеләре Ф.Сәлахова, Е.Сәйдашева белән биредә кунакта булды.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, алар Габдулла Тукайның ятим балачагын, язмышын искә алды, китапларын укыды, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләде, татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын күмәк башкарды.
Ахырдан чарада катнашучылар тәм-томнар белән чәй эчте.