Түбән Кама театры Равил Фәйзуллин белән бергә Әхсән Фәтхетдиновны искә алды
Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов белән якыннан аралашкан ике иҗат кешесе – Равил Фәйзуллин белән Рөстәм Галиев Түбән Кама җирендә күренекле рәссамны искә алды.
Кичә «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» уңаеннан һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Театрда шигърият» кичәсе булып узды.
Кичәгә кунак итеп Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм аның дуслары, шулай ук, журналистлар чакырылган иде. Кунаклар Түбән Кама зиратында Әхсән Фәтхетдиновның каберенә чәчәкләр салды, рәссамның музей-галереясында һәм шәһәрнең җәмигъ мәчетендә булды.
Түбән Каманың һәвәскәр шагыйрьләре һәм «Бишегем» балалар театрының яшь артистлары кичә барышында шигырьләр укыды. Равил Фәйзуллин үзенең «Әхсән хатлары» дигән китабын тамашачыга тәкъдим итте.
Кичәне дәвам итеп Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиевның Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган «Ияләр» спектакле уйналды.
«Мондый кичәләр сәнгатьне кадерләргә, талантлы кешеләрнең кадерен белергә өйрәтә. Түбән Кама театрыннан шундый дәрес алып кайтабыз», - диде халык шагыйре Равил Фәйзуллин
Рөстәм Галиев үзе өчен Әхсән Фәтхетдинов шәхесе кадерле булган кебек, әлеге премьераның бик кадерле булуын, аның әле кадерле кунакларга гына уйналуын әйтте.
- Күренекле татар рәссамы Әхсән Фәтхетдинов 30 елдан артык Түбән Камада яшәгән. Ул 2012 елда вафат була. 2016 елда Түбән Камада музее ачыла.