Аксубайда яшәүчеләр батырлар истәлегенә агачлар утыртты
Аксубайның «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Ибрай участок урманчылыгы территориясендә яңа үсентеләр утыртылды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бу көнне республикада сугыш кырларында батырларча һәлак булган 378 мең татарстанлының батырлыгы истәлегенә барлыгы 378 мең үсенте утырту планлаштырылган. Бу турыда «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Ибрай урманчылыгының 40нчы кварталы истәлекле утырту мәйданчыгы булды. Биредә Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы, Ибрай участок урманчылыгы, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков җитәкчелегендә Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Тарханка, Чуаш Енорускиносы һәм Ишляшкино авыл мәдәният учреждениеләре, Иске Ильдеряк балалар бакчасы хезмәткәрләре җыелды.
Утыртуның җаваплы мизгеленә керешкәнче, Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин агач утырту технологиясен һәм төп кагыйдәләрен искә төшерде – тамырлар җиргә вертикаль һәм бөгелмичә генә урнашырга тиеш. Бу – үсентеләрнең яшәп китүе өчен төп шартларның берсе. Волонтерлар урман утырту эшен җаваплы башкарды.
«Безнең һәркайсыбызның диярлек якын кешесе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Акция кысаларында утыртылган бу агачлар аларга хөрмәт күрсәтү булып торачак», – диде Андрей Ильмухин.