Татарстанда Кама елгасына баржадан егылып төшкән мотористны дүртенче көн эзлиләр
Татарстанда Кама елгасына баржадан егылган 20 яшьлек мотористны инде дүртенче көн таба алмыйлар. «ЛизаАлерт» эзләү отрядының Татарстандагы бүлеге шул хакта белдерде. Хәбәр эзләүчеләрнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыкты.
Баржа моторчысының, абынып китеп, Кама елгасы суына егылып төшүе турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Фаҗига Чаллы янында килеп чыккан. Водолазлар егет егылып төшкән урынны тикшергән, әмма аны тапмаган. Югалган кешене эзләү дәвам итә.
Эзләүчеләр отряды Тукай һәм Менделеевск районнарында, бигрәк тә Ильичевский бистәсендә һәм Белоус авылында яшәүчеләрдән ярдәм сорый. Югалган мотористның гәүдәсе шул якларга киткән булырга мөмкин дип фаразлана.