Казанның Совет районы йортларында газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак
12 майда Казанның Совет районындагы шәхси һәм күп фатирлы торак йортларда вакытлыча газ бирү туктатылачак. Бу Самосыр поселогындагы газ бүлү пунктына капиталь ремонт ясау белән бәйле.
Газ белән тәэмин итү 12 май иртәнге сигездән 13 майга эшләр тәмамланганчыга кадәр тукталычак. Төгәл адреслары Казан мэриясе порталында күрсәтелгән.
Халыктан газ приборлары каршындагы краннарны ябарга сорыйлар, ә аларны кабызыр алдыннан бинаны җилләтергә, төтен чыга торган урынны тикшерергә, газ хезмәтендә эшләүчеләргә керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында.
Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларыннан куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (мобиль телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.
Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.