КФУ белгече: Май азагына кадәр явым-төшемнәр аномаль күләмдә булачак
Май ае әле бетмәсә дә, Казанга инде явым-төшемнәрнең айлык нормасыннан 20 процентка күбрәк яңгыр яуды. Бу атнада шәһәрдә шулай ук яңгырлар көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университеты метеостанциясенең мөдире Сергей Дмитреев хәбәр итте.
«Инде шәһәргә 42,8 мм яңгыр яуды, бу нормадан 20 процентка артык. Ә ай әле тәмамланмаган, бу атнада көчле яңгырлар көтелә», – диде ул.
Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, шәһәрдә көчле яңгыр чәршәмбе – пәнҗешәмбе төнендә башлана һәм 26 майның көндезге сәгатьләрендә дәвам итәчәк. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар Казанда шимбәгә кадәр һәр көнне көтелә.
Май яңгырлы гына түгел, салкын да булды. Әйтик, узган төндә Казанда термометр баганасы 1,6 градуска кадәр төшкән. Моңа кадәр иң салкын бу көн 1989 елда булган, ул вакытта термометр баганасы 0,7 градус билгесендә туктап калган.
«Декада температураларын карасак, алар нормадан түбәнрәк. Беренче декадада Казанда температура 10,3 градус дәрәҗәсендә иде, бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 2,1 градуска түбәнрәк. Икенче декадада уртача температура 10,5 градус тәшкил итте, бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 3,1 градуска әзрәк», – дип аңлатты Дмитриеев.
Норма буенча Татарстан башкаласында өченче декадада уртача температура 15,1 градус тәшкил итәргә тиеш. Быелгы май аеның тарихка иң салкын май буларак кереп калуын яки калмавын айның азагы күрсәтәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда быелга хәтле иң салкын май ае 1999 елда булган. Ул елны уртача айлык температура 9,6 градус күрсәткән. 1969 елда уртача айлык температура – 8,7 градус, 1945 елда 8,6 градус булган. Ә Казандагы айлык уртача температура 8,2 градуслы 1941 ел иң салкын май булып тарихта калган.