Түбән Камада полиция участок вәкаләтлеләре гражданнарны кабул итә башлый
Түбән Камада полиция участок вәкаләтлеләре тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү 11 июльдән башлап яңартыла.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, кабул итү сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр, шулай ук шимбә көнне 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр полициянең участок пунктларында башкарылачак.