Азнакайда Әзһәр Шакировның яңа китабын тәкъдим иттеләр
Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Азнакайның Почетлы гражданы Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Кичә башында район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әзһәр ага Шакировны барлык азнакайлылар исеменнән туган җирендә сәламләп, изге теләкләрен ирештерде.
Халкыбызның милли гәүһәрләре булган шәхесләргә багышлап иҗат ителгән китап гаять эчтәлекле, йөгерек телле булуы белән җәлеп итә. Аның буенча фикер алышып, азнакайлылар Әзһәр ага Шакировның татар сәнгатендә озак еллар алып барган эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм «Халкыбызның кадерле шәхесләре» исемле китабы татар дөньясында тарихка кереп калачагын ассызыкладылар, диелә хәбәрдә.