IKEA китер алдыннан сайтында оештырган сәүдәсе вакытында чыккан проблемаларны аңлатты
Россиядән китәргә җыенган IKEA компаниясе товарларын техник сәбәпләр аркасында онлайн сатып алу мөмкин түгел. Бу хакта компаниянең сайтында хәбәр ителә.
«Техник сәбәпләр аркасында сайтта һәм IKEA клиентларына ярдәм итү үзәге аша сатып алуны рәсмиләштерү вакытлыча мөмкин түгел. Без проблеманы хәл итү максатында эшлибез», – диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш, компаниядә складларда товарларның җитәрлек булуын белдерәләр. «Зинһар, сайттагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз», – дип киңәш итә IKEA компаниясе.