Татарстанда катер двигателендә янгын чыгып, кешеләр зыян күргәч, җинаять эше ачканнар
Татарстанда Идел буенда катер двигателендә ягулык парына ут капканнан соң, «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Якынча ачыкланганча, 71 яшьлек катер хуҗасы хатыны белән кызына, шулай ук 13 яшьлек күрше кызына йөреп кайтырга тәкъдим иткән. Судноны Идел акваториясенә чыгарганнар, анда кузгатырга тырышканнар. Бу вакытта ягулык парына ут капкан.
Инцидент нәтиҗәсендә биш кеше зыян күргән, шул исәптән бала. Алар пешкән һәм хастаханәгә китерелгән.
Элегрәк «Татар-информ»да хәбәр иткәнчә, Татарстанда мотокөймәне кабызганда ягулык парына ут кабып, кешеләр пешкән.