Казанның «Рубин» клубы Беренче лига сезонына абонементлар сатыла башлавын игълан итте
Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге «Рубин» командасының яңа сезонына абонемент сатыла башлады. Искәртик, узган сезон нәтиҗәләре буенча Казан клубы Россия Премьер-лигасы таблицасында 15нче урынны алды.
Клубның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Беренче дивизион»га төшеп калу сәбәпле, барлык абонемент бәяләре дә арзанайды, ә сатып алучыларга футболкалар коллекциясе бүләк ителә.
Уенчылар һәм команда теренерлары Абонемент алучы беренче 65 кешегә бүләк әзерләгән.
Яңа сезонга абонементларны «Рубин»ның рәсми сайтында һәм «Ак Барс Арена» кассаларында сатып алырга була.